Китапханәдә Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылды (6+)

Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 

Любимая …
IMG_2141
1661956235743
IMG_2148
1661956235783
IMG_2145
1661956235756
IMG_2135
1661956235768

Рәссам үзенең күргәзмәсен Татарстан Республикасы көненә һәм Чаллы шәһәре көненә багышлады. Ул барлык эшләрен табигатьтән күчереп ясый. Табигый матурлыкны төгәл итеп сурәтләү өчен рәссам Татарстан рәссамнар берлеге оештыра торган пленэрларда катнаша. Аның эшләре Украина, Грузия, Үзбәкстан һәм Россия, Татарстан шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әбүзәр Рәүф улының эшләре туган як матурлыгын гаҗәеп төгәл итеп җиткерә. Аның һәр картинасы – буяулар аша сөйләнә торган үзенчәлекле бер тарих, алар дөньяга рәссам күзлеге белән караш ташларга һәм тормышыбызның никадәр матур һәм күпкырлы булуы турында уйланырга мөмкинлек бирә. 

Күргәзмә ачылуда рәссамның дуслары, хезмәттәшләре, туганнары чыгыш ясады. Барысы да рәссамның осталыгын билгеләп үтте һәм аның таланты тагын да чәчәк атуын, яңа, кызыклы идеяләр туып торуын теләде. 

Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: